Центральная библиотека

#БезнеңТарихСездәнБашлана

 Хезмәт һәм тыл ветераны Хайруллина Расиха Заһит кызы.

Хайруллина Расиха Заһит кызы 1931елның 31августында Азнакай(элеккеге Тымытык районы)районы Тархан авылында туган.Балачагы авыр сугыш елларына туры килә.Шул чор балалары  күргән ачлык,ялангачлык,олылар белән иңгә-иң эшләү....һәммәсе дә күңелендә.

1968елда Азнакай районы үзәк китапханәсенә җыештыручы булып эшкә керә. 20 ел буе бер урында эшләп 1988елда лаеклы ялга чыга.Ачык  чырайлы,шаян сүзле Расиха апаны китапханә хезмәткәрләре яратып "безнең Расиха апа бит ул!",диләр. Хөкүмәт тарафыннан Расиха Заһит кызы "За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945гг"медале,"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү"нең юбилей медальләре,Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасының истәлек билгесе белән бүләкләнә.2017 елда сугыш чоры буынының хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү,халык хәтерендә кадерләп саклау максатыннан бастырып чыгарылган "Герои тыла Республики Татарстан.Азнакаевский район"китабы тапшырылды.2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан "75 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг" медале белән бүләкләнде.Шат куңелле,җор телле Расиха апа бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә кызлары белән яши.