Центральная библиотека

#БиблиотекиАзнакаево

  Тарихка күз салсак,районда беренче уку йортлары 1919 елның азагы 1920 елның башында Азнакай, Сарлы,Тымытык, Мәсгут авылларында ачыла. Аларда җәмәгать башлангычы нигезендә бераз белеме булган,избачлар, эшләгән. Азнакайдагы уку йортына 30 еллар башында китапханә статусы бирелә. Ул алты почмаклы йортта,хәзерге Совет урамында урнашкан була. Безгә билгеле мәгьлүматлар буенча ул вакытта беренче китапханәче-Җәннәт апа Сәлахова була.