Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"Чатрага 100 ел!"

Бер гасырлык тарихы булган Чатра авылының юбилеен үткәрдек. Бу авылның еракларда яшәуче балалары сагынып кайткан иде бирегә. Кечкенә булса да, заман җилләренә бирешмичә алга аталучы Чатраның бәйрәме дә бик күңелле булды. Тарих битләре дә актардык, сабантуй да бәйрәмнең бизәге булды. Килгән кунаклар Загидуллиннарның гаилә чатырында коймактан авыз иттеләр, нәкъ борынгыча ясалган ихатада элеккеге эш кораллары карадылар, ярма ярып карадылар. Чигүле сөлгеләр, кул эшләре, аш-су кургәзмәсе дә игътибарга лаек булды. "Без тарихта эзлебез" дигән фотозонадан кеше өзелмәде. Әлкәй Мәдәният йорты артистлары авылга нигез салу, өмә, сабантуй күренешләрен халыкка күрсәттеләр. Азнакай Мәдәният сарае артистларының чыгышлары алкышлар белән барды.