Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

#21марттаБөтендөньяШигърияткөне

 Бүген шигърият көне! Әлеге бәйрәмгә 1999 елда - ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен билгеләп үтү турында карар чыгарыла. Авылыбызда шигырь яратучылар гына түгел, шигырь язучылар да байтак. Аларның иҗаты белән китапханәдә танышырга мөмкин. Шулай ук танылган шагыйрьләрнең өр-яңа китаплары Сезне көтә!