Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"Солдаты Афганской войны"

Авыл үз батырларын белергә тиеш! Бүген Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел! Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә. Әлеге сугышта авылыбызның 5 ир-егете катнашты. Аллага шөкер, алар исән-сау кайтып, гаилә корып, матур тормыш итәләр. Рәхмәт сезгә,егетләр! Исән-сау булыгыз! Нык булыгыз!