Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

#Читаемвсейсемьей

Китапханәбезнең иң өлкән китап укучысы Бикмурзина-Әсхәбиева Гамилә апа белән очраштым бүген. Гамилә апага 99 яшь! Китап-журналлар укый,башмаклар бәйли,матур итеп сөйләве- бүген сәхнәгә чыгарлык.Гәҗәеп язмыш! Авырлыгын да күргән,матурлыгын да белгән. 8 яшьтән эшли башлаган,гомер буе бер генә көн дә тик тормаган. Бүгенге көндә кызы Тәслия апа,кияве Мәулитбай абыйның якты,матур йорты түрендә яши. Тәслия апа да китапханәнең иң актив укучысы. Менә шундый матур гаилә белән таныштым бүген.