Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

#День_библиотек

Әлкәй авыл китапханәсендә китапханә ачылуга 75 ел тулуга багышланган кичә утте.
“Китап”дигән бер тылсым бар җирдә,
Бар тылсымнан өстен бу тылсым.
Җирдә тудырылган һәрбер китап
Бер могҗиза булып укылсын.
Шушы тылсым кеше итеп тота
Бу гөнаһлы җирнең кешесен.
Һәрбер өйдә түрдә китап булсын,
Һәр күңелдә тылсым яшәсен!
Әлкәй авыл китапханәсе ачылуга 75 ел! Мәдәният йорты каршында элек мәчет бинасы бар иде. Менә шунда изба-читальня ачылып,анда Хабибуллина Камал апа,Салих Хөсәенов газет –журналлар бирәләр. Ә чын китапханә шул ук мәчеттә аерым булмәдә 1948 елда ачыла.Авыл очен яктылык,нур,гыйлем таратучы урын була ул.Беренче китапханәче Сания Әхмәтова була.Ул киткәч,Сафина Жинан килә.Бу вакытта фондта 1000 гә якын китап була. 1960 елда техникум тәмамлап килгән Сәлимә Ахунованың хезмәте аеруча мактауга лаек. Тырыш,инициативалы ханымны авыл советы председателе итеп тә сайлыйлар.Әмма ул яраткан эшенә кире кайта хәм 1980 елга кадәр эшли.Сәлимә апага Татарстаннын атказанган Мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.Торле елларда китапханәдә Хамидуллина Айсылу апа,Нур Әхмәдиевнен сенлесе Галия Муллаева эшлэп ала.Алар барысы да авыл тормышында актив катнашучы,ан-белем таратучы була. 1964 елда китапханә клубнын бер бүлмәсенә урнаша хэм хэзер дә шунда халыкка хезмәт курсәтә. 1977 елдан китапханә Азнакай узәкләштерелгән китапханәләр системасынын 7 филиалы булыр тора.Бүгенге көндә 8000 нән артык китабы бар,20 дән артык газета-журнал алдыра,400 гә якын кешегә хезмәт курсәтә.1981 елдан китапханәдә Газизянова Венера эшли.