Тойкинская сельская библиотека - филиал № 5

#ГаиләТарихындаГасырларКайтавазы

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.
Ана куены туннан җылырак.
Ана җылысы - кояш җылысы.
Ата һөнәре - балага мирас.
Ата юлы балага такыр.
Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.
Ата-ананы тыңламаган, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс.
Тату туганнар таштан койма корганнар.
Туган бар җирдә ярдәм бар.
Гаилә - гомер чишмәсе.
Гаилә - ил терәге.
Атаның сүзе - акылның үзе.
Әткәй - шикәр, әнкәй - бал.