"Бүләк итәм йөрәк җылымны"
15 март көнне Күк-тәкә авылы мәдәният йортында якташ шагыйрәбез, хезмәттәшебез Гөлчәчәк Садретдинова белән очрашу уздырылды. Бәйрәмне Тымытык авыл китапханәсе белән берлектә оештырдык. Очрашу кичәбез шагыйрәбезнең шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.