Куктякинская сельская библиотека - филиал № 33

“Күмелсен җан күңел назларына!”

Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.    Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре, язмыш сынауларына баш имичә, нык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар. Шушы уңайдан без дә, китапханәбездә “Күмелсен җан күңел назларына!” дип исемләнгән әңгәмә оештырдык. Фәнис Яруллинның  тормыш юлы, иҗаты турында сөйләштек.  Шигырьләрен  укыдык.