“Азнакай йолдызлары!”
8 ноябрь көнне китапханәбездә “Азнакай йолдызлары!” дип исемләнгән викторина уздырдык. Укучылар белән туган ягыбызда туып үскән, иҗат иткән якташларыбызны барладык. Азнакай районыннан чыккан җырчыларны, язучы- шагыйрьләрне, артистларны, композитор-музыкантларны, рәссам-сынчыларны искә төшердек. Викторина сорауларына бердәм җавап эзләдек. Укучылар үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар.