Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#Очрашу-кичә

Бүген,Чалпы авыл китапханәсендә, күп кенә китаплар авторы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Әлфия Самат белән очрашу узды. Кичә авылыбыз имамы Зөфәр хәзрәтнең дога укуы белән башланды. Әлфия Самат "Татарстан яшьләре" газетасында кыю язмалары, үткен фикерләре белән танылган журналист. Ул эшләү дәверендә рәнҗетелгән, эштән куылган һәм башка бик күп гаделсезлекләрне фаш итә. Төрле куркытулар, янаулар астында эшләргә туры килә аңа. Безгә дә башыннан узган кайбер вакыйгалар турында сөйләде. "Нәкъ 1938 елдагы кебек, минем өстән эзәрлекләү компаниясе барды..." дип искә алды ул. Әмма, батыр йөрәкле Әлфия Самат һөнәренә тугры кала. "Сөембикә" журналында бүлек мөһәррире, "Хокук һәм хәят" журналында татар бүлеген алып бара.  Лаеклы ялга чыккач китаплар яза башлый. 9 китабы дөнья күрә. Журналист Әлфия Самат тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.  Шундый күңелле очрашу мизгелләре бүләк иткән Әлфия ханым Саматка без бик рәхмәтле булдык.