Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#лагерь2024

 Клуб яны лагерында йөруче балаларның бүгенге көне мавыктыргыч һәм кызыклы узды. Китапханәдә йолдызлар һәм пленаталарга багышланган информация сәгатендә Е. П. Левитанның "Малышам о звездах и планетах" китабы аша искиткеч астрономия фәне нигезләре белән таныштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр. 6 яшьлек Гаффаров Шамилнең сорауларга төгәл җавап бируе күпләрне сокландырды. Мәдәният йорты ишегалдында туплы уеннар уйнадылар. Ә иң күңеллесе Цирк клоуннары балаларга уникаль фокуслар, комик күренешләр, трюклар һәм көлкеле уеннар күрсәттеләр.