Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

 Гаилә-ул тормышыбызның төп байлыгы, таяныч, тәрбия. мәхәббәт, хөрмәт чыганагы, имин җәмгыять нигезе. Авылыбызда үрнәк гаиләләр бик куп. Шуларның берсе, бер-берсенә тугры булып, 40 елдан артык мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы Равил һәм Наилә Каюмовлар гаиләсе Чалпы авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Алар яшәу рәвешләре, узара мөнәсәбәтләре белән авылдашларының ихтирамын яулаган. Бар эшкә дә оста, уңган, булган Наилә ханым безне узенең кул эшләре - чигеп ясаган искиткеч картиналары белән таныштырды. Ул бугенгесе көндә мәчеттә оештырылган җәйге лагерьда йөруче балалар белән кул эшләре дәресе алып бара. Тату, матур, куркәм Каюмовлар гаиләсенә сәламәтлек, җылылык, бәхет һәм мәхәббәт телибез!