Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#2023 ел Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы

Шул уңайдан яшьусмерләр китапханәдә урнашкан туган як музей почмагына сәяхәт кылдылар. Бугенге көндә укучыларыбыз туган төбәк, үз нәселләре, гореф-гадәтләрен аз белә. Ә бит кешенең үз-үзенә хөрмәте үзен яшәгән авылын, нәселен тарихыннан башлана. Укучылар авыл тарихын тасвирлаган тарихи язмалар, аныә хезмәт сөйгән кешеләренә багышланган альбом- истәлекләр, экспонатлар белән таныштылар. Ә инде биредә тырыш хезмәтләре белән хөрмәт яулаган ата-бабалары турында тупланган мәгьлүмат күрү, алар өчен бигрәк тә зур сөенеч булды.
Хәтерләүдән курыкма син,
Үткәнеңне онытма син.
Бел син ерак бабайларның,
Ни икәнен, ни чиккәнен,
Нинди мөңнар, нинди көйләр,
Безгэ калдырып киткәнен.