Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#хәтерһәмкайгыкөне

1941 елның 22июнь көнендә кешелек тарихында иң куркыныч булган Бөек Ватан сугышы башлана. Халкыбызның батырлыгы турындагы тарихи хәтер буыннан буынга күчәргә һәм бу хакта балаларыбыз белеп үсәргә тиеш. Шул уңайдан Чалпы авыл китапханәсендә мәктәпяны "Кояшкай" лагерында тәрбияләнүче балалар белән хәтер сәгате узды. Дошманны җинүгә гомерләрен кызганмаган, безгә тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнарыбызга багышлап ясалган "Алар илгә Җиңү китерде", "Укытучы фронтовиклар",  "Чалпыда үскән лачын" исемле күрсәтелгән видеолар аша авылдашларыбызны искә алдык.  Һәм ил күләмендә узган "Хәтер шәме" акциясенә кушылып батырлар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок, чәчәкләр куелды, хәтер шәмнәре кабынды.