Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#Туганягымилһамчишмәсе

Бүген, Мостәкыйм Салихов исемендәге Чалпы урта мәктәбендә төбәгебез иҗатчыларына багышланган конференция узды. Чараның кунаклары Э. Касыймов исемендәге премия, "Хезмәттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, шагыйрь Данис Хәйруллин, тормыш иптәше Фатыйма ханым белән чыгыш ясадылар, шигырьләрен укыдылар, китаплар бүләк иттеләр. Ветеран укытучыбыз, иҗади шәһес Рәмзия Хәйруллина үзенең шигырьләрен укыды. Конференциянең икенче өлешендә "Туган ягым-илһам чишмәсе" дип исемләнгән темага укучыларның иҗади эшләренә конкурс булды. Җиңүчеләргә мәктәп дирекциясенең грамоталары тапшырылды. "Илһам алып туган яктан" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Конференциядә Сухаеш, Чубар Абдул мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Күңелле очрашулардан торган, укучыларны иҗади эзләнүләргә этәргән бу чара күңелләргә якты, җылы хисләр өстәде.