Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#ЖенскиеименаРТ

Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман"мәгълүмати проекты кысаларында райондашларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез. Вәлиева Гаян Әхмәтвәли кызы 1915 елның 30 гыйнварендә Тымытык районы Чалпы авылында туа. Җиде класс белемне Тымытык авылы мәктәбендә ала.Белем алуны Алабуганың культура -агарту училищесында дщвам итә. Гаян Әхмәтвәли кызы 1938 елда Чалпы авылында беренче "ызба-читальня" ачып җибәрә. 1941-1946 авыр сугыш елларында Чалпы авылында авыл Советы секретаре дә, Камышлы авылы колхоз рәисе дә булып эшли. Зур хезмәтләре өчен күпсанлы Мактау кәгазьләре белщн бүләкләнә. 1946 елдан Чалпы авылында китапханәче булып эшли.1966 елда Вәлиева Гаян Әхмәтвәли кызына совет культурасын үстерәдәге һәм хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдәге зур хезмәтләре өчен Татарстан АССР Верховный Советы президиумы карары белән ""Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә.