Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#ДеньПушкина

Россиядә Пушкин көне уңаеннан, 7 июнь көнне китапханәдә "Пушкин-бөек әкиятче" исемендә балалар иртәсе узды. Укучылар А.С.Пушкинның кыскача тормыш юлы, иҗаты һәм аның китапларыннан төзелгән "Великий сказочник"дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар. . Әкият герое "балда" ның сораулар тутырып җибәргән хатына дөрес җаваплар бирделәр."Алтын балык" тоту хәрәкәтле уены бик кызыклы булды, автор укуында "Сказка о рыбаке и рыбке" әкияте сәхнәләштерелде, соңыннан "Сказки Пушкина" презентациясе күрсәтелде.