Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#ИлдусГыйләҗев

Чалпы авыл китапханәсендә Илдус Гыйләҗев иҗатына багышланган шигъри минутлар - "Шигырьле гомер".Илдус аганың яшьлек еллары, хезмәт һәм иҗат юлы безнең Чалпы авылы белән бәйле. Ул озак еллар "Коммунизмга"колхозын җитәкли, бер үк вакытта чын җир кешесе булып иген игә һәм тургай моңына манылган җырлар иҗат итә.

Табигатьнең холкын аңлый белгән
Кеше җирне дөрес эшкәртә.
Борынгыдан килгән сынамышлар
Күп нәрсәне алдан искәртә.
Миләш уңган елны арыш уңа,
Эссе җәйдә тары котыра.
Туганда ай туры утырдисә,
Иртәгә үк яңгыр тотына.
Каен бөреләре яшелләнсә,
Басу сөреп чәчәм бодайны,
Ябынуга балан туй яулыгы-
Чәчеп куям карабодайны.
Чык төшмәсә, кичкә болыт килә,
Көньяк җиле коры булучан.
Яфрак селкенсә дә мәгънә эзлим,
Җир кешесе сизгер торучан.
Табигатькә шулай яраклашам,
Зирәк әйтелмешләр аркылы.
Алар ялгыштырмый, аларда бит
Кырык буын кеше акылы.
Сынамышның юктыр үз авторы,
Җир китабы күмәк языла.
Олы бәхет, әгәр шул китапка
Кертә алсаң өлеш аз гына.
"Җир китабы".