Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

Күңелле каникуллар-"Татарстанга 100 ел".

 Китапханәдә җыйналып килә торган "Авылым шәхесләре" музей почмагында авылыбыз тарихына,аның күренекле,фидакарь кешеләренә багышланган шактый мәгълүмат тупланган."Фотосурәтләрдә авылым тарихы"дип исемләнгән сәяхәттә укучылар бик кызыксынып альбомнар,истәлекләр,"Онытылмас еллар","Без дә комсомол идек" исемендәге стендлар белән таныштылар,күп сораулар бирделәр,бигрәк тә комсомолның үткән юлы аларның күңелендә кызыксыну уятты.