Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

Күңелле каникуллар-"Исәнме!Без яңа китаплар".

 Китапханәгә килгән укучыларны "Исәнме!Без яңа китаплар!" дип исемләнгән өр яңа китаплар каршы алды. Тышлыгы да,бизәлеше дә матур,үзенә җәлеп итеп торган шигырь,әкият китапларына кыскача күзәтү ясалды. Сабыйларга бүләк ясаган шагыйрьләребезнең шигырьләрен укучылар кычкырып укыдылар,табышмакларга җавап бирделәр.