Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне.

 22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. 1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар - мар итүнең 79 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебезгә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. Шул уңайдан авылыбызның Бөек Ватан сугышында канашып җиңү яулап кайткан һәм сугыш кырларында ятып калган батыр авылдышларыбызга багышлап куелган һәйкәле янында балалар белән батырлык сәгате узды. Моннан 83 ел элек булган канкойгыч көннәрне, батыр якташларыбызны искә алдык. Алар истәлегенә багышлап һәйкәлгә чәчәкләр куйдык. Үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын үтәп, Ватаныбызны саклап, ирекле киләчәкне тәэмин итүчеләр, олуг хөрмәткә лаек ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!