Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Сәламәт булыйм дисәң.."

Без бүгенге көндә бик алга киткән, заманча, һәм шул ук вакытта сәламәтлеккә бик күп яктан зыян килә торган тормышта яшибез. Сәламәт булу өчен без сәламәтлеккә файдалы булган һәр тармакны дөрес кулланып, ялкаулыкка урын калдырмыйча тормышта дөрес яшәү алып барырга, сәламәтлекне һәрдаим кайгыртып торырга һәм ныгыту өстендә эшләргә тиеш. Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Балаларыбыз сәламәтлеге - киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Шуңа күрә дә бу тема һәрвакыт бик актуаль. Китапханәдә "Сәламәт булыйм дисәң.." дигән танып-белү сәгате узды. Чарада кеше сәламәтлегенә йогынты ясаучы факторлар, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, начар гадәтләрнең зыяны турындагы белемнәр тулыландырылды.