“Алар даны мәңгелек!”
6 май көнне мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәдә Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләр , җырлар башкарылды. Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган, кадерле ирләрен, улларын сугыш кырларына озаткан хатын-кызларның авыр язмышын сурәтләгән спектакль күрсәтелде.