Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Гаилә - ул җылы учак"

13 май көнне китапханәдә Халыкара Гаилә көне уңаеннан "Гаилә - ул җылы учак" дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Әдәби чарада гаилә, аның әһәмияте турында әңгәмә алып барылды. Күренекле шәхесләребезнең канатлы сүзләре, яраткан шагыйрьләребезнең мәхәббәт, гаилә турындагы шигырьләр укылды.