Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Туган як кырларындагы дару үләннәрен беләбезме?"

Кешенең табигать белән тыгыз элемтәдә яшәве – тормыш зурлыгы. Табигатьне саклау, хөрмәт итү, кыерсытмау; киләчәк буенча аның хәзинәләрен әрәм-шәрәм итмичә тапшыру дигән сүз. Экологик-сәламәтләндерү эшендә халык фольклор әсәрләрен, мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны да кулланырга кирәк. Мәсәлән, “Кул пычранса, су белән юарсын, су пычранса, ни белән юарсын?” һ.б. Туган як кырларында үскән дару үләннәрен өйрәнү максатыннан, клуб яны лагеренда тәрбияләнүчеләр белән табигать кочагында танып- белү сәгате уздырдык. Нинди үләннәрнең кайсы авырудан шифа икәнен өйрәндек.