Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Халкым теле миңа- хаклык теле"

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Китапханәдәге “Халкым теле миңа- хаклык теле” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә үзебезнең ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан төзелде. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга, аңа безнең халык ана теле, туган тел  дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз , изге төшенчәләр.  Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт- сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Туган тел- һәркем   өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә  алыштырылмый торган “Әни”, “Әти”, “Әби”, “Бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Без – татарлар, туган телебез – татар теле. Татар теле дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән,чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитнең таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга -суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар да, киссәләр дә исән калган, иң- иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!