Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Интернет. Дусмы, дошманмы?"

1 февральдән 8 февральгә кадәр “Куркынычсыз Рунет атналыгы” уздырыла. Шушы атналык кысаларында балалар өчен “Интернет. Дусмы, дошманмы?” дигән дәрес узды. Интернет кайсы очракта безгә белем бирә, аннан файдаланып үзебезгә кирәкле мәгълүматны ничек табарга- барлык шушы сорауларга да җавапны видеодәрес аша белдек. Ә алдануларга, мошенникларга ничек эләкмәскә, әти- әниләр белән киңәшләшмичә әллә нинди шикле сайтларга кермәскә- шулай ук бик файдалы һәм аңлаешлы итеп аңлаткан презентация карадык.  Соңыннан алган мәгълүматны викторина аша ныгыттык. Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын арттыручы сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатларында 2022 ел Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.