Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Китапларны дәвалыйк!"

“Китапларга икенче гомер бүләк итик!”дигән девиз кысаларында балалар белән тузган китапларны ремонтлау чарасына керештек. Балаларга ничек китапларның гомерен озайту турында аңлатып, китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан бу эшне системалы рәвештә алып барырга килештек. Балалар фондтагы барлык тузган китапларны барлап, ремонтлап чыгарга ярдәм итәчәкләрен белдерделәр.