Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Бездән башка дөнья моңсу калыр, Сагынырлык итеп китәрбез"...

Без олуг шагыйребез Илдус ага Гыйләҗев белән Урманай китабын чыгару вакытында бик тыгыз элемтәдә эшләдек. Ел саен аны искә алып, чара үткәрергә тырышабыз. Быел да китапханәдә аны искә алу сәгате уздырдык. Илдус агага бәйле хатирәләр белән уртаклашып, шигырьләрен кабат хәтердә яңарттык, үзенең  шигырьләрен укыган видеоязманы карадык, гүя аның белән кабат очрашкан кебек булдык...