Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

#ГабдуллаТукай

Быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Шушы уңайдан "Ләйсән" балалар бакчасында "Әкият иленнән кунакка" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша уздырдык. Тукайның Күбәләген дә, Су анасын, Шүрәлене дә балалар бик тиз таныдылар, аларның кайсы әкияттән килгәнлеген тиз генә әйтеп бирделәр. Алар әкият геройлары белән уеннар уйнап, үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, ясаган рәсемнәрен күрсәттеләр.