Урманаевская сельская библиотека - филиал № 27

"Мин кулыма китап алам!"

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Халыкара балалар китабы көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары китапханәгә кунакка килделәр. Аларны китапханәдәге китаплар, газета- журналлар, иң зур һәм иң кечкенә китаплар, сукырлар өчен язылган журналлар  белән таныштырып, уеннар уйнадык, табышмаклар әйтештек.