Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Балачакның күңелле мизгелләре»

2024 ел Россиядә Гаилә елы.1 июнь көнне китапханә һәм клуб хезмәткәрләре берлектә,1 июнь балаларны яклау көненә « Балачакның күңелле мизгелләре» дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар, бу чарага әти-әниләр, балалар, күп балалы гаиләләр дә чакырылды. Балалар  бәйрәмнең тарихын генә белеп калмадылар, җәмгыятьтә  балаларның хокуклары турында да мәгълүмат алдылар. Аннан соң  балалар, сәяхәткә чыгып, төрле конкурсларда, күңелле уеннарда катнаштылар, кызыклы сорауларга  җавап бирделәр. Бәйрәм бик кызыклы үтте. Балалар  баллы призлар белән бүләкләнделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр.