“Бала чагым – бал чагым”
1 июнь - Балаларны яклау көне һәм уку елы тәмамланып җәйге каникуллар башлану унаеннан балалар өчен “Бала чагым – бал чагым” - күңел ачу – уеннар программасы белән ял оештырылды. Чара татар халкының милли бәйрәме Сабантуй форматында булды һәм мәктәп яны балалар мәйданчыгында үтте. Хәрәкәтле уеннарга, татар милли уеннарына балалар бик теләп катнаштылар. Такмаклар, тизәйткечләр, табышмаклар әйтү, бию конкурслары узды. Җәй, каникул, спорт темаларын яктырткан шигырьләр, җырлар игътибар үзәгендә булды. Балаларның шат йөзләрендә балачакның бәхетле мизгелләре чагылды. Чара бик күңелле һәм файдалы үтте.