Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Без – тынычлык яклы!»

Татшуган авыл китапханәсендә “Без – тынычлык яклы!” дигән темага балалар белән әңгәмә уздырылды. Сугышның нинди авыр хәсрәтләр китерүен, солдат хезмәтенең нинди зур дәрәҗә икәнен аңлаттым. Сугыш ул - зур югалтулар. Сугыш һәрвакыт кайгы. Сугыш иң кадерлеләрне: аналарның балаларын, хатыннарның ирләрен, кешелекнең гомерен ала. Сугыш - һәр кеше, шәһәр, ил һәм бөтен дөнья өчен афәт. Авылыбызның армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләре белән таныштырдым. Аларның бүгенге көндә дә ил чикләрен сакларга әзер булулары турында сөйләдем. Мөҗәһитнең  “Батыр буласым килә” китабыннан “Солдат буласым килә”, “Батырлыкта- матурлык” шигырьләрен  укыдык. Россия сугышчыларына мораль ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыкладым. Хатларның роле турында сөйләдем, алар еш кына буыннар арасында бәйләүче әверелә. Балалар #Солдаткахат акциясенә кушылып сугышчыларга хатлар һәм рәсемнәр ярдәмендә булышырга булдылар.