Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#ТатарстанРеспубликасытылГеройлары”

Илебез халкының сугыш чорда күрсәткән батырлыклары, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь эшләре тарих битләренә уелып язылган. Шулар белән беррәттән сугыш чоры балалары турында да онытмаска кирәк! Ачлы-туклы көн-төн иген үстергән, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы бервакытта да хәтеребездән җуелмас. Сугыш уты, сугыш җиле кагылган һәркем үзеннән соң килгән буыннарның рәхмәтенә һәм хөрмәтенә лаек. Бүген китапханәбездә һәм өйләрдә ”Татарстан Республикасы тыл Геройлары” китабы белән танышу уздырылды. Бу китап –Бөек Ватан сугышы елларында республикабыз территориясендә хезмәт куйган Татарстан уллары һәм кызларына рәхмәт билгесе. Әлеге китапка 8770 тыл хезмәтчәне турында мәгълүмат тупланган һәм күп авылдашларыбызның исемнәре китап аша мәңгеләштерелгән.