Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Бер егет гармун сайлый » (Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ш.Салихов иҗаты белән танышу)

Татшуган авыл китапханәсе тарафыннан авылдашыбыз, татар сәнгатенең легендасы, копозитор, күренекле баянчы  Шәфәгать  Салихов иҗаты белән таныштыру өчен хезмәттәше Илдар Гади белән очрашу үткәрелде. Илдар Гади балаларга Шәфәгатьнең бала чагы, мәктәп еллары, татар сәнгатенә керткән зур хезмәте, артист тормышының үзенчәлекләре турында бик эчтәлекле итеп сөйләде. Шәфәгать Салихов - татар музыканты, баянчы. Ул1958 елның 13 августында Татар Шуганы авылында туа. Әтисе, Әхәт абый талантлы гармунчы була. Кечкенә Шәфәгать әтисеннән күреп,  агач кисәкләрен гармун итеп уйный. Әхәт абый улының иҗатка омтылышын күрә һәм тиздән аңа чын корал сатып ала. Мәктәпне тәмамлап, училищеда белем ала. Шәфәгать 1978 елда Лениногорск педагогия училищесын тәмамлый.Училищедан соң Шәфәгать белгечлеге буенча Татшуган урта мәктәбендә һәм. авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Хәтта Казанда гастрольләрдә булып, “Яшьлек”ансамбле белән  уңышлы чыгыш ясыйлар.1983 елда Шәфәгать Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Анда ул «Төзүчеләр»мәдәният йортында музыкаль җитәкче вазыйфасын башкара. Шәфәгать танылган татар җырчысы Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы була. Салават Фәтхетдинов «Бер егет гармун сайлый»җырын аңа багышлап җырлый. Соңрак Шәфәгать җырчылар Габибулла Хөрмәтуллин һәм Руслан Кираметдинов белән эшли. 2006 елда Шәфәгать Салиховка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре  исеме бирелә.