Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Китаплар аланы »

Татшуган китапханәсе балалар өчен «Китаплар аланы » дип исемләнгән чара оештырды. Табигать кочагында балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырып, китапларга күзәтү үткәрдем. Китаплар якты иллюстрацияләр белән бизәлгән. Һәр китап нәни укучыларны үз геройлары һәм үз сюжеты, бик күп кызыклы, маҗаралы әсәрләре белән мавыктыра. Китаплардан өзекләр укып, “Кем тизрәк укый” – уены оештырылды. Балалар бик теләп чарада катнаштылар. Соңыннан балалар баллы приз, туңдырма белән бүләкләнделәр.