Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Музейдагы бер экспонат тарихы»

Чорлар тарихы - район, авыл, һәр кешенең нәсел, гаилә тарихыннан языла. Мәдәният йорты каршында оештырылган лагерь балалары өчен китапханәге музейга экскурсия оештырылды. «Музейдагы бер экспонат тарихы» дигән темага әңгәмә уздырылды. Экспонатларның һәркайсы - халкыбыз тарихының бер өлеше, үткәнебез турында күңелле хатирәләр бүләк итә торган бер кисәк. Әңгәмәбез китапханә музее фондында саклана торган талдан үреп эшләнгән бишек һәм чабата тарихы турында барды. Бишекне авылдашларыбыз Сабирова Фәйрүзә, чабаталарны Габдрашитов Габдрәүф абый бүләк итеп калдырган. Балаларга аларның тарихы, төрләре, шулай ук халык авыз иҗаты, бишек, чабата турында әйтемнәр, бала юаткычлар турында аңлаттым. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, башка экспонатлар тарихы белән дә кызыксындылар. Әңгәмәдә актив катнаштылар.