#8 июль-Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне
8 июль-гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне уңаеннан китапханәдә "Гаиләм – минем терәгем!"- күргәзмә оештырылды, әңгәмә уздырылды. Күргәзмәгә балаларның үз гаиләләре турында язган иншалары, гаиләләренең фотолары, рәсемнәре урнаштырылды. Чарада катнашуылар: "Гаилә - бәхет учагы, бары тик гаиләдә генә без яратырга, хөрмәт итәргә, яраткан кешеләребезгә игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәнәбез" - дигән уртак фикергә килделәр, матур итеп рәсемнәр ясадылар.