Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#Кызыклысәхифәләр

7 июль көнне китапханәдә клуб яны лагерендә тәрбияләнүче балалар өчен «Кызыклы сәхифәләр»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар «Мир детей и подростков», «Фантазеры», «Сабантуй», «Ялкын» балалар журналлары белән таныштылар. Ә аннан соң алар үзләренең яраткан журналлары һәм рубрикалары турында сөйләделәр. Барлык заманча журналлар балаларны кызыклы һәм үтемле формада география, тарих, сәнгать һәм әдәбият дөньясы белән таныштыра. Аларның һәркайсында кроссвордлар, ребуслар, конкурслар белән күңел ачу өлеше бар. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте, балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.