Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#Хәтершәме2022

22 июнь көнне авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә белән берлектә Бөек Ватан сугышы башлану - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан һәйкәл янында “Хәтер шәме -2022” акциясе узды. Бөек Ватан сугышында авылыбыздан 232 кеше илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеге өчен көрәштә катнаша һәм күбесе хөкүмәтебез бүләкләренә лаек була. 156 авылдашыбыз сугыш кырларында һәлак була. Аларның якты истәлегенә хәтер шәмнәрен яндырып, 1 минут тынлык белән искә алдык. Китапханәдә «Алар Ватан өчен көрәштеләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Бөек Ватан сугышы турында әдәбият урнаштырылды. Китапханәгә килүчеләргә әлеге тема буенча китаплар тәкъдим ителә. М.Җәлил, А. Рәфыйков, Ш. Мостафин, Ф. Кәрим кебек фронтовик язучыларыбызның Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбияты белән танышырга була. Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның героик гамәлләре, халкыбыз өлешенә төшкән авыр сынаулар турында беләчәкләр. Нәкъ менә китаплар Ватаныбызның нинди сынаулар аша үткәнен, халкыбызның батырлыгын онытмаска ярдәм итә.