Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#1июньХалыкарабалаларныяклаукөне

Балаларны яклау көне унаеннан китапханә, авыл мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен күңелле ял оештырды. Балаларга уен формасында китапханәгә почта аша килә торган журналларга күзәтү үткәрдем. Журналларда басылган төрле уеннар, җәй, мәктәп тормышы, гаилә, спорт темаларын яктырткан материаллар игътибар үзәгендә булды. Шулай ук хәрәкәтле уеннар уйналды. Бәйрәм балалар мәйданчыгында дәвам итте. Балаларның шат йөзләрендә балачакның бәхетле мизгелләре чагылды. Чара бик күңелле һәм файдалы үтте.