Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Музейлар – хәтер сандыгы»

Һәр илнең, шәһәрнең тарихы бар. Авылның да тарихы, тарихи урыннары бар. Тарихи мирасның кечкенә генә өлеше безгә ата-бабаларыбыздан калган. Китапханә каршындагы музей бүлмәсе - бик күп кызыклы материалларны саклый торган  урын. Ул күңел җылысын биреп, яратып, бик күп кешеләр ярдәме белән төзелде. Авыл халкы борынгы әйберләр, документлар, фоторәсемнәр, гаилә ядкарьләре (бу гаилә өчен бик кадерле әйберләр) алып килделәр һәм бүләк итеп тапшырдылар. 17 май көнне музей бүлмәсендә балалар өчен экскурсия оештырылды. Авылыбыз тарихы, музей бүлмәсенең төзелү тарихы белән видеоролик аша  таныштылар. Музей бүлмәсендә күп кенә экспонатларның тарихына тукталдык. Кайбер көнкүреш коралларын һәм чабаталарны кулланып карадылар.Экскурсия бик файдалы узды. Укучылар үзләре өчен күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар.