Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Сугыш тавышлары тынды, ләкин күңелдәге шомы яши һаман”

 8 нче май көнне авылыбыз җирлегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг узды. Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышларның  соңгы  бәрелешләреннән безне  ярты гасырдан артык вакыт аерып тора. Бөек Ватан сугышында авылыбыздан 232 кеше илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеге өчен көрәштә катнаша һәм күбесе хөкүмәтебез бүләкләренә лаек була. 232 нең 76 сы гына авылыбызга җиңүчеләр булып, исән-сау әйләнеп кайта, 156 сы сугыш кырларында һәлак була. Бөек Ватан сугышының дәһшетле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы һәм батыр ул-кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен бирделәр, шуның аркылы алар үлемсезлеккә атлады. Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм мәңге яшәячәк!