Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Книга может рассказать обо всем на свете”

Китап - кеше иҗат иткән иң зур могҗизаларның берсе. Ул тормышта даими һәм алыштыргысыз юлдашыбызга әверелә, укырга, эшләргә, хыялланырга, ял итәргә булыша. Китапларны укып, ерак илләргә һәм хәтта башка планеталарга сәяхәт итәбез, диңгез һәм океаннар төбенә чумабыз. Китаплар аңларга әйләнә-тирә дөньяны яхшырак булыша. 23 апрель көнне Татар Шуганы авыл китапханәсендә “Китап бөтен дөнья турында сөйли ала” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күргәзмә янында әңгәмә уздырылды. Китап укучылар игътибарына иң “акыллы” китаплар тәкъдим ителде. Нәкъ менә — энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр : мәктәп укучылары өчен зур белем китабы, белем энциклопедиясе. Күргәзмәдә табигать белеме, тарих, мәдәният буенча кызыклы мәгълүматлар тупланган китаплар урын алды. Кызыксынучыларның күзаллауларын киңәйтергә “Мин дөньяны өйрәнәм”дигән китаплар сериясе ярдәм итә.