Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Тылсымлы сәхифәләр”

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп калды, ул милли шигърияткә нигез салучы һәм аның классик стилен булдыручы. Кыска гына гомер зчендә, Тукай бик зур мирас калдырган. Аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Балалар өчен туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, Тукайның шигырьләреннән һәм әкиятләреннән башлана. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә өйрәтә, намуслы, гадел, акыллы булырга өнди. 25 апрель көнне Татар Шуганы авыл китапханәсендә “Тылсымлы сәхифәләр” дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерделәр, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Шулай ук чара барышында укучылар шагыйрьнең әкият һәм шигырьләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Чара Г.Тукайның «Шүрәле» һәм «Сөткә төшкән тычкан» әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карау белән тәмамланды.