Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Тукай премиясенә кандидатлар”

Татшуган авыл китапханәсендә Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә быелгы кандидатлар иҗатыннан күргәзмә төзедем. Китап күргәзмәсе укучыларны премиягә кандидатлар иҗаты белән таныштыра. Шулай ук әңгәмә уздырдым. Премиянең тарихы, нинди бүләк, ни өчен бирелүен аңлаттым.Тукай премиясе Татарстанның Дәүләт бүләге булып санала. Аны 1958 елдан башлап тапшыра башлый. Ул әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә күренекле казанышлары булган затлар һәм авторлык коллективлары өчен билгеләнә. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай премиясенә- быел 19 кандидат тәкъдим итлә. Кече  яшендәге укучылар өчен иҗат итүче шагыйрә Йолдыз Шәрәпованы Республика балалар китапханәсе «Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар» китаплары өчен тәкъдим итте. Ләбиб Лерон — «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен тәкъдим ителде.