Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Без сәламәт гаилә»

7 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Татар Шуганы авыл китапханәсендә «Без сәламәт гаилә» дип исемләнгән әңгәмә узды. Гаилә - ул төп тәрбия урыны. Анда гореф-гадәтләр, сәламәт яшәү рәвеше, ата-аналарның сәламәтлеккә мөнәсәбәте балаларга күчуе турында аңлатылды. Чөнки балалар сәламәт булган гаилә генә һичшиксез, бәхетле гаилә. Китапханәдә «Без сәламәт гаилә» дигән мәгълүмати материаллар һәм китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешен, спортны, дөрес туклануны яктырткан китаплар урнаштырылды һәм күзәтү ясалды. Укучылар белән сәламәтлек турында шигырьләр укыдык, мәкальләрне искә төшердек. Физкультминутка ясап, чарабызны “Ябалак апаның дәресләре”(Советы Тетушки Совы) мультфильмын карап тәмамладык.